Укрыга Тат

Камка-тутайлар (8+)

Камка-тутайлар (8+)

Сезнең камка-тутай сүзен ишеткәнегез бармы? Камка-тутай ул “божья коровка” була, руслар телендә.
Кешеләр камка-тутайларның җир йөзенә кайчан барлыкка килгәннәрен белмиләр дә хәттә. Бәлки меӊ ел элек, ә бәлки миллион еллар электер. Тик алар ул вакытларда хәзерге кебек кара төрткеле кызыл төстә булмаганнар. Камка-тутайлар барысы да сары төстә, әйе, әйе, бернинди төрткесез сап-сары булганнар.
Ә аларның тарихлары болайрак.
Яз көне, гадәттәгечә, әнкәй камка-тутайлар сары йомырка салганнар һәм алардан сары төсле кортлар барлыкка килгән. Бераздан кортлар бөҗәкләргә әйләнгәннәр. Җәй башына бер мең, миллион, ә бәлки бер мең миллион да булганнардыр аларның саны. Үсә төшкәч, бөҗәкләрне әнкәй камка-тутайлар очарга өйрәткәннәр. Бу бик матур күренеш булган: җирдә сары чәчәкләр тулган, ә күктә – сап-сары “болытлар”. Соңыннан, җил чыгып бу сары “болытларны” төрле якка тарата торган булган. Әмма, җәй буена камка-тутайларныӊ саны шактый кими торган икән, чөнки бу сары, кечкенә бәҗәкләрне кошлар бик тә яратып, күпләп чүпләргә яратканнар. Әлбәттә бу hәлләр камка-тутайларга ошамаган ди. Никадәр сакланырга тырышсалар да, җәй ахырына бик аз калган аларның саны.
Киләсе язларда яңадан миллионлаган камка-тутай балалары туган, тик кошлар белән булган hәл ел саен кабатланып торган. Шулай итеп бик күп еллар дәвам иткән ди. Бәлки йөз ел, ә бәлки меӊнәр еллар үткәндер. Исән калучылар ел саен арзая барган.
Бервакыт, исән калган сары бөҗәкләр, камка-тутайларның балалары, бу мәсъәләне хәл итәр өчен, зур Шура оештырганнар. Озак кына уйлашканнан соӊ, алар үзләренең сары төсләрен үзгәртергә булганнар.
Берәүләре:
- Яшел төскә үзгәрсәк, яшел үлән арасында безне кошлар күрмәсләр, - дигәннәр.
Икенчеләре:
- Без бит үлән арасында гына тормыйбыз, очкан вакытта безне күрәчәкләр, - дигәннәр башкалары.
Шактый күп төсләр уйлаганнар болар, бик күп бәхәсләр булган. Ниһаять, күк төсе кебек зәңгәрсу төс сайлаганнар. Эх, күтәрелерләр алар күккә, очарлар, һәм берсе дә аларны ниндидер бөҗәк дип белмәс, чөнки алар күк төсле зәңгәрсу булырлар. Җирдә дә зәңгәрсу төстәге чәчәкләр бик күп, шуларга кунарлар да, кошлар аларны күрмәсләр. Шулай булгач камка-тутай балалары, исән калырлар.
Тавыш бирү башланган. Риза булганнары бер якка очканнар, каршы булганнары - икенче якка. Күбесе зәңгәрсу төсне сайлаганнар. Болар тавыш биргән арада, бик каты җил чыккан да бөҗәкләрне төрле якка тараткан. Бу юлы инде алар тыныч күңел белән очып киткәннәр.
Тагын яз җиткән. Әнкәй камка-тутайлар, гадәттәгечә, сары йомыркалар салганнар. Һәр көнне алар туачак балаларын, йомыркаларны зәңгәрсу чәчәкләрдән җыелган нектар белән коендырганнар. Бик каты тырышканнар ди әнкәй камка-тутайлары. Менә үз вакытлары белән йомыркалардан бөжәкләр чыкканнар. Алар башка бөжәкләр кебек күп ашарга яратканнар, әмма төсләре белән аерылып торганнар. Ә төсләре зәңгәрсу булган. Юлларында очраган борчаларны, пәрәвез талпаннарын бик тиз юк итеп ашап барганнар. Көнләп, сәгатьләп түгел, минутлап үскәннәр алар. Тиздән зәңгәрсу бөҗәкләргә әйләнгәннәр.
Очканнар ди барлык бөҗәкләр күккә һәм күк белән тоташканнар. Зәңгәрсу бөҗәкләрдән зур, бик зур болыт барлыкка килгән. Бу болыт кояшны да каплап куйгач, жирдәге җәнлекләр куркып ук киткәннәр икән. Кук йөзе чип-чиста ди, яӊгыр болытлары юк, ә кояш күренмәгән. Бөҗәкләр күктә очып рәхәтләнгәннәр. Тик, кинәт каяндыр, җил чыгып, зур зәнгәрсу “болытны” төрле якларга тараткан. Күктә шулчак кояш чыккан, җирдәгеләр моңа барысы да бик сөенгәннәр.
Ә бөҗәкләр нишләгән дисезме? Алар җил белән бакчаларга, басу-кырларга, яфрак өсләренә килеп кунганнар. Әлбәттә, бу матур зәӊгәрсу тәмле бәҗәкләрне кошлар элек ничек чүпләгәннәр, хәзер дә шулай чупләүләрен дәвам иткәннәр. Җәй ахырына бөҗәкләрнең саны тагын да әзәйгән, бик әз калганнар болар. Бу хәлләр гел шулай шактый еллар буена кабатланып торган ди.
Тагын әллә мең, әллә миллион еллар узгач, камка-тутайлар яңадан зур Шурага җыелганнар. Бу юлы бөҗәкләрнең төсен кызыл төскә үзгәртергә кирәк диеп фараз кылганнар болар.
“Кызыл төс - ут төсе, - диеп уйлашканнар алар. - Бәлки кошлар кызыл төсле уттан курыккандай кебек куркырлар һәм безне ашамаслар?”
Яз җитүгә әнкәй камка-тутайлар яңадан күп итеп йомыркалар салганнар. Алар эллеккечә сары төстә булган. Ләкин бу юлы әнкәй камка-тутайлар йомыркаларын кызыл чәчәкләрдән җыелган нектар белән коендырганнар. Ә йомыркалардан гадәти булмаган төстәге бөҗәкләр чыккан. Алар барысы да кишер төсендә булган.
Ә кошлар, бу бичара бөҗәкләрне ничек чупләп ашаган булсалар, шулай ук ашауларын дәвам иткәннәр. Бөҗәкләр тагын бик каты борчылганнар. Нишләтәсең, шулай язгандыр инде дип килешкәннәр. Бу хәлләр дә бик күп еллар буе дәвам иткәннәр, бәлки йөз ел да булгандыр. Кем белә, бәлки хәттә меңләгән еллар буе дәвам иткәндер бу hәлләр.
Менә бервакыт кайсыдыр әнкәй камка-тутай салган йомыркадан башкаларга охшамаган бер бөҗәк чыккан. Юк, тышкы яктан ул башкалар төсле, әмма искиткеч ялкау булган ди. Ул туган яфрак өстендә пәрәвез талпаннары бик күп икән. Ашарга эзләргә туры килмәгән аңа, рәхәтләнеп көне буе үзенең яфрагында ашый-ашый яткан. Ул шулкадәр ялкау булган ки, хәттә ашагач, тәпиләрен, авызларын, корсагын чистартырга да иренгән. Бөтен аркасы кара пычраклы таплар белән тулган моның.
Моның тәпиләре шул кадәр пычракланган ди, ә барлык какашкалар аның аякларына ябыша башлаган. Вакыт үтү белән ул үзен кошлар ашар диеп тә курыкмаган, качмаган да ул алардан. Башка бөҗәкләр дә аның яныннан әйләнеп узганнар, чөнки аңардан бик каты сасы ис килә торган булган.
Җәй буена бик күп бөҗәкләрне кошлар чупләп бетергәннәр, ә бу бөҗәк ничектер көзгә кадәр исән-имин калган.
Сасы һәм пычрак бөҗәк беркемгәдә ошамаган. Аңа жаза бирергә уйлыйлар. Имеш, ул бит бөтен нәселне хурлый хазер.
Ялкау бөҗәкнең тәртибе хакында яңадан Шура җыйганнар болар. Аны орышкан, хөкем иткән, хурлаган арада, ялкау бөҗәк үзенең яфрагына сузылып ятып башкаларның сүзләренә исе дә китмичә тыңлап яткан ди.
Ул болай диеп уйлаган:
“Нигә алар миңа бәйләнәләр икән? Мин бит аларның берсенә дә тимим, комачауламыйм, берсенең дә ризыгын тартып алмыйм, суларга һава барыбызга да җитә бит”.
Бер заман кинәт кенә чыпчыклар өере очып килеп, бөҗәкләрне чүпләргә тотынган. Куе үләннәр арасына качып качып өлгергәннәре генә исән калганнар ди. Ә ялкау бөҗәк үзенең яфрагында сузылып яткан килеш селкенмәгән дә. Иренгән имеш.
Көн кичкә авышкан. Чыпчыклар, корсаклары тулгач, ял итәргә тотынганнар. Исән калган бөҗәкләр җыелышып, әлеге хәлләр турында киңәшләшергә булганнар. Карасалар, ялкау бөҗәк яфрак өстендә ничек яткан, шулай селкенмичә дә хаман ята икән.
Уйлый башлаганнар алар. Нигә алай булган икән? Сере кайда? Бәлки аңа кошлар сасы ис килгәнгә тимәгәннәрдер? Бәлки сере шундадыр? Ә менә ләкин ничек итеп тәпиләрне, канатларны чиста калдырып, кошлар тимәслек сасы булдырырга икән диеп фараз кылганнар болар?
Бу турыда алар йөз ел уйлаганнар, ике йөз ел уйлаганнар һәм, ниһаять, шул кадәр озак уйлаганнан соң, бер дә гадәти булмаган ысул башларына килгән – махсус исле сыекча. Бу сыекча кошларның авызына эләгүгә, бөтен авыз эчен ут кебек яндыра торган булган. Бөҗәкләр сыекчаны арткы тәпиләренә эләктереп, махсус капчыкларга яшергәннәр. Хәрәкәт иткәндә аларның тәпиләреннән кишер төсендәге, сасы исле эз кала торган булган. Баштарак кошлар бөҗәкләрне чүпләгән, әмма аннары аларның башлары, эчләре авырта башлаган, канатлары да тыңламый торганга әйләнгән.
Ул арада табигатьтә камка-тутайлар кебек кызыл төстә шактый ук күп бөҗәкләр барлыкка килгән. Аларның кыяфәтләре искиткеч матур булган hәм гадәти булмаган. Шул арада иң акыллы бөҗәкләр, кошлар камка-тутайларны башка бөҗәкләрдән аерсыннар диеп искиткеч тагын бер ысул уйлап тапканнар. Алар теге ялкау бөҗәк тәҗрибәсенә карап канатларына кара төрткеләр өстәгәннәр. Ә кошлар, боларны башка кызыл бөҗәкләрдән аерырга өйрәнгәннәр, аларны чүпләми торган булганнар.
Камка-тутайлардан урмәкүчләр дә курыкканар. Мәсәлән, әгәр дә берәр бөҗәк үрмәкүч пәревезенә эләгә икән, гадәттә, үрмәкүч шундук эләккән бөҗәкне ашарга омтыла бит. Әмма янына килеп җитүгә, сасы ис аны ашамаска мәҗбүр итә. Аннан арыну өчен хәтта үргән пәрәвезен дә өзә ул, чөнки белә: камка-тутайдан чыккан искә башка бернинди бөҗәк тә түзә алмас, якын да килмәячәк.
Шулай итеп, камка-тутайларның агулы, бик сасы сыекчаларын ничек итеп табулары зур сер булып калган ди. Хәзер инде бу бөҗәкләр шактый күп үрчегәннәр, бөтен дөньяга таралганнар. Алар арасыннан сарыларын да, кишер төсендәгеләрен дә, зәңгәрсуларын да, хәтта кара, шәмәхә төстәгеләрен дә очратып була, әмма һәркайсында кара төрткеләр бар.
Онытмаска кирәк, камка-тутайлар - бик кирәкле бөҗәкләр. Алар электән үк зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, кешеләргә зур файда китерәләр.
Күп халыкларда алар шәфкатьлелек, яхшылык, иминлек символлары булып торалар.
Ә бала-чагалар камка-тутайларны күрүгә, күңелле итеп җырлый башлыйлар:

“Камка, камка
Күккә таба оч, әйдә.
Анда синең бәбиләр
Ашый тәмле кәнфитләр.
Һәркайсына да берне
Сиңа бетте – юк инде”.

Менә шундый инде ул гади булмаган, камка-тутай исемле бөҗәк.
Камка-тутайлар кешеләрдән курыкмыйлар. Син дә, дустым, аларга зыян салма, алар бит файдалы бөҗәкләр.Кешеләргә файда китереп, мәңге яшәсеннәр алар.