Иң яхшы ун яшьлек кызга (10+).
Авылга посылка килде. Бик сирәк килә авылга посылкалар, ә почтальон Фирдәүсә апаалдан ук посылка алучы өчен сөенеп куйды. Адресын үзенә кычкырып укыды:
“Ун яшьлек иң яхшы кызга. Кемгә, кемгә?... Аңламадым. - Югалып калды Фирдәүсә апа, ә эченнән уйлап куйды: - Алай була ала мени? Яхшы кызлар аз түгел, ә мондый адресның булганы юк бит.”
Шулай да Фирдәүсә апа, авылдагы иң зур хөрмәттә булган Рәмзия әби белән киңәшләшергә булды.
Рәмзия әби сәер йомышны күреп бик гаҗәпләнде, ләкин бик файдалы киңәш бирде:
- Үзебезнең авылдан ун яшен тутырган кызларны чакырт син. Кем иң яхшысы икәнен алар үзләре сайласын.
Фирдәүсә апа аның белән килешеп:
- Яхшы, мин шулай итәрмен дә, - диде.
Һәм менә Фирдәүсә ун яшьлек барлык кызларга чакырулар җибәрде. Тиз арада өч кыз җавап бирделәр: Әминә, Рамилә һәм Әнисә.
Фирдәүсә апа кызлардан болай диеп сорады:
- Иң яхшы ун яшлек кызга дигән сәер адресат язылган бер посылка килде. Бәлки сез әйтә алырсыз, арагыздакайсыгыз иң яхшысы?
Әминә белән Рамилә бер-берсен бүлдереп кычкырып җибәрделәр:
- Мин - иң яхшысы! Мин, мин!...
- Туктагыз, туктагыз, тынычланыгыз! - диеп кычкырыбрак яйтте Фирдәүсә апа. - Сезнең кайсыгызның иң яхшы икәнен, почтальон буларак, миңа хәл итәргә туры килер бугай. Менә, үзегез турында барысын да бу кәгазьләргә языгыз әле.
- Без язарбыз! Без риза! - диделәр Әминә белән Рамилә.
- Ә син Әнисә, посылка алырга теләмисеңмени? - дип гаҗәпләнде Фирдәүсә апа.
- Телим, – диде Әнисә әкрен гына.
- Язарга барыгыз да тиеш буласыз! Югыйсә мин посылканы кире җибәрәм! - диеп куркытыбрак алды кызларны Фирдәүсә апа. - Әмма тагын бер шартым бар. Кәгазьнең бер ягына сез үзегез турында язасыз, ә икенче ягына – калган ике кыз турында. Мин укырмын да, сезнең кайсыгызның иң яхшы икәнен хәл итәрмен. Кәгазьләрегезне иртәгә иртән алып килерсез. Ә сәгать көндезге өчләргә дә үзегез киләсез. Иң яхшыгызга мин шушы посылканы тапшырырмын. Аңлашылдымы? Соңга калмагыз! Кем соңга кала, исәпкә алынмый!
- Аңлашылды! - күтәренке кәеф белән җавап бирделәр дә кызлар, өйләренә таралыштылар.
Икенче көнне кызларның өчесе дә язган кәгазьләрен Фирдәүсә апаларына китерделәр. Ул җайлап кына утыргычына утырды да укырга кереште.
Беренче булып Әминә язуларын укыды:
“Мин - Әминә, кызлар арасында иң яхшысы, чөнки мин мәктәптә яхшы укыйм, Мин бик матур җырлыйм һәм еш кына төрле призлар алам, мин яхшы йөзәм һәм баскетболга йөрим. Мин акыллы, уңышлы, минем барысы да бик яхшы. Мин һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә җиңәргә яратам!”
Ә икенче ягында болай диеп язылган иде:
“Рамилә – бик начар кыз. Ул үзен бөтен кешедән дә акыллы дип саный, бөтенесе белән дә гел бәхәсләшә һәм беркайчан да беркемгә юл куймый.Әлбәттә, ул саран түгел, чөнки аның әти-әнисе байлар, аларда акча гел бар. Ә тагын, Рамилә алдакчы, бигрәк тә аңа берәр нәрсә кирәк булганда. Бервакыт безне туган көнгә чакырганнар иде. Рамилә ялгыш чынаягын төшереп җибәрде дә, ул ватылды.“Кем чынаякны ватты?” - диеп сорагач,Рамилә андый чынаякны бер дә күргәне булмаган сыман йөзен ясады. Кыскасы, Рамилә – начар кыз”.
“Әнисә – ул бөтенләй дә киенә белми, теләсә нәрсә киеп йөри. Мин бервакыт аның өендә булдым. Аның бүлмәсендә шундый тәртипсезлек! Мине әнием аның өчен бик ачуланыр иде. Ул көчсез, үзен беркайчан яклый алмый. Ул ни булса да, шундук елый башлый. Беркем белән дә дус буласы килми аның. Без дә аның белән дус тормыйбыз. Безгә аның белән кызык түгел. Кыскасы, Әнисә, әлбәттә, иң яхшысы була алмый!”
- Әйе... - диеп башын чайкады Фирдәүсә апа, - бераз аңлашыла башлады. Ул икенче язманы укырга тотынды:
“ Мин – Рамилә, иң яхшысы. Мин - акыллы һәм гадел. Минем томышымда максатым бар – бай һәм данлыклы булырга, минем акчам, теләгән бар нәрсәне ала алырлык, күп булырга тиеш. Әни белән әти мине моның өчен мактыйлар. Шунең өчен мин дә мәктәптә яхшы укырга тырышам. Мин комсыз түгел һәм дус кызларым белән миндә булган бөтен нәрсәне уртаклашам. Шуңа күрә минем дусларым күп".
Икенче ягында болай дип язылган иде:
“Әминә – кыланчык. Ул гел беренче булырга тели, әгәр уен уйнаганда җиңелсә, үпкәли. Ул яхшы гайбәт сатучы. Берәр кая берәр нәрсә ишетсә, шунда ук бөтен кешегә сөйләргә ашыга, әле алдап та сөйли. Башта бөтен кеше ах-вах килә, аннан шакката, ә аннан соң бу яңалыкның яртысы ялган икәне ачыклана. Әминә – бик күп сөйләүчән, шуның белән бөтен кешенең ачуын китерә. Әминәнең кимчелекләре тоташ болытлар кебек”.
“Әнисә – ахмак, башсыз. Ул аз кеше белән аралаша. Ул сөйкемсез, бернәрсә дә белми, бернәрсә дә уйлап таба алмый. Аның белән беркем дә дус түгел. Әнисә - һичшиксез иң яхшы кыз түгел".
Фирдәүсә апа Рамилә язганнарны укып бетерде дә, башын сүзсез генә чайкап куйды. Аның инде өченче кәгазьне укыйсы да килми иде, ләкин ул бу уенны үзем башлап җибәрдем, аны үземә тәмамларга кирәк диеп, кулына өченче кәгазне алды.
Өченче кәгазьне Әнисә язган.
“Мин - Әнисә. Мин үземнең иң яхшысы түгел икәнемне беләм, ләкин сез - Фирдәүсә апа, аны үзегез сайлавыгызны телим. Рамилә белән Әминә – әйбәт кызлыр, акыллылар, алар үзләрен яклый ала, ә мин юк. Алар мәктәптә яхшы укыйлар. Мин дә, әлбәттә, тырышам, әмма дәрестә, белсәм дә, кулымны күтәрергә куркам. Кемдер кулын күтәреп җавап биреп бишле ала, ә мин аннан да яхшырак җавап бирер идем сыман, тик оялам, шуңа күңелсезләнәм. Математика укытучысы миңа беркайчан да ышанмый. Ул гел мине кемнәндер күчерә дип уйлый. Ә мин күчермим, мин үзем эшлим. Шуңа күрә, Фирдәүсә апа, кайсыбыз иң яхшысы икәнен үзегез хәл итегез. Тагын бер кат әйтәсем килә, мин иң яхшы кыз була алмыйм”.
“Мондый мәсьәләләрне хәл иткәнем юк иде әле минем бу тормышымда, үзем генә хәл итә алмам” - дип уйлады Фирдәүсә апа. Ул кабат киңәш сорап, күрше Рәмзия апага китте.
Рәмзия апа кәгазьләрнең өчесен дә укып чыкты да, көлемсерәп, барысын да кызлар алдында укырга тәкъдим итте. Посылка язмышын алар үзләре хәл итсеннәр.
Төгәл көндезге өчтә, кызлар Фирдәүсә апалары янына килделәр. Фирдәүсә апа аларга тыныч кына, игътибар белән аларның үзләре һәм бер-берсе турында нәрсә язганнарын тыңларга сорады.
Беренче булып Фирдәүсә апа Әнисәнең язганын укыды. Аның үзе һәм кызлар турында язган сүзләрен ишеткәч, Әминә белән Рамилә сөенеп куйдылар, чөнки хәзер аларга посылканы алу мөмкинчелеге зур сыман тоелды.
Аннары, Фирдәүсә апа астанрак кына карап Әминәнең язганын укый башлагач, Рамиләнең йөзе ничек кызарганын күрде. Әминәнең битләре ачуыннандан яна башлаган иде.
Фирдәүсә апа Рамиләнең кәгазен дә укырга ашыкты. Соңгы юлларны укып бетерергә өлгермәде, Рамилә кинәт йодрыклары белән Әминәгә ташланды. Әминә җавапсыз калмады. Алар шулкадәр бер-берсенә кычкырдылар, хәтта колакларны капласаң да, аерым ачык ишетелә иде
Фирдәүсә апа сугышучыларны көчкә аерды. Ул аларны төрле почмакларга утыртты да:
- Ә хәзер кайсыгызның «иң яхшы кыз»икәнен хәл итегез!
- Ул түгел, - диде Әминә бармагы белән Рамиләгә күрсәтеп.
- Ул да түгел, - диеп җавап кайтарды Рамилә Әминәгә төртеп.
- Ярый алайса, хәзер барысы да аңлашыла. Мин посылканы Әнисәгә тапшырам. Күрсәт әле, зинһар, посылкада нәрсә бар? - һәм Фирдәүсә апа тантаналы рәвештә Әнисәгә посылканы тапшырды. Ул үзенең карары белән бик канәгать иде.
- Аһ! –диеп телсез калды Әнисә. Посылкада искиткеч матур курчак ята иде. Барлык кызларның да хыялы. Әнисә курчакны күкрәгенә кысты да, үз бәхетенә тәмам ышанып бетмичә, өенә, әнисе белән сөенечен бүлешергә йөгерде.