Укрыга Тат

Көтмәгез дә! (5+)

Аю булнискә эләккән.

– Хай, ничек авыр миңа! – диеп укерде Аю.
– Сезнең берәр җирегез авыртамы? – сораган аннан Карга-табиб.
– Ничек ярдәм итик соң сезгә? – сораган аннан Төлке-апайлар.
– Бер җирем дә авыртмый, бернәрсә дә теләмим, нәрсә теләгәнемне уйларга да теләмим, - диеп укерде Аю.
Бүлнистә аңа өч кешелек иң зур бүлмәне биргәннәр, анда ул үзе генә яткан. Кояш иртәдән кичкә кадәр аның тәрәзәсен яктырта иде. Ә кошлар таң атып кояш батканчыга кадәр аның өчен иң матур җырларын җырлыйлар иде. Бал кортлары көн саен татлы бал, ә тиеннәр тәмле чикләвек китерә торган булган. Ә тагын, булнистә каравылчы булып ата мәче эшли иде, ул тычканнардан әзерләп куйган ризыкны саклый торган булган. Хәтта шул моңайган ата мәче дә Аюның кәефен күтәрер өчен, көн дә аның янына килеп мырлый торган булган. Берни дә булышмаган.

Кайчак Аю бүлмәсеннән чыгып, бераз ишегалдында утырган, эскәмия янында. Ләкин эскәмиянең үзенә утыра алмаган, чөнки ул беренче көнне үе ватылган. Аю аның өстендә утырып карарга гына теләгәннән, ә ул ватылган.

Шулай итеп Аю урамда ватык әскәмия янында утыра ди һәм теләр теләмәс кенә янәшәдә йөрүче бүре, керпе, төлке, аягын сындырган пошига карап ала.

Кинәт Аю бер карт куянны күреп алды, ул көчкә-көчкә утыргычка (креслосына) менеп утырырга маташа иде. Утыргыч аның өчен бик зур иде сыман, җитмәсә аның аягы каядыр кысып калды. Якында гына торган Төлке апа безнең “авыру Аюны” карт куянга ярдәм итәргә сорады.

– Минемчә, әгәр дә сез аңа ярдәм итсәгез, сезнең хәлегез яхшырачак.

Аю улап җибәрде:

– Нәрсә сөйлисез сез? Мин бит авыру. Мием бернинди дә хәлем юк.

Шулай да Төлке апа кабат-кабат сорады һәм, ниһаять, Аю өстерәлеп карт куян ягына китте, утыргычны бушатып аңа җайлап куеп, хәзер инде кар куян анда үзе дә менеп утыра ала. Куян аңа рәхмәт әйткән сыман елмаеп куйды. Шуннан Аю үз урынына барып ауды, нәкъ Төлке апа янына туры килде.

– Ә беләсезме, - мыгырдады Аю. – Миҗа бу хәтта ошады да.

Төлке апа елмаеп куйды:

– Ниндидер файдалы эш эшләсәң, үзеңне гел яхшырак хис итәсең.

Аю уйланып куйды, әммма Төлке апа аны уйлануларыннан бүлдерде:

– Күрдегезме, бу кечкенә һәм гади генә эш сезгә үзегезне яхшырак хис итәргә ярдәм итте. Уйлап карагыз, ә зуррак эшләрне эшләсәгез, сезнең хәлегез ничек булыр?

Аю тагын уйланып куйды. Әле тагын бик озак уйлар иде, бөтен хайваннарны ашарга чакырмаган булсалар. Аппетитына ул зарланмый иде. Күп ашый һәм бик рәхәтләнеп. Икенче көнне сул күзе ачылуга, ул шундук уң күзен дә ачты, бер бер арты тәпиләрен күтәрде. “ Буген нинди зур эшләр эшләп була микән, барып карыйм әле “, - дип уйлады Аю.

Бүлнис янында агачлар үсә иде - картлары да, яшьләре дә. Сукмаклар һәм юлны каплап берничә коры ботак ятканы күренде.

“Әһә!” – кычкырып җибәрде ул, -менә ул минем эшем”.

Ул көчкә, пырхылдый-пырхылдый корыган карт агачны күтәрде дә, читкә алып китте. Соңыннан – икенчесен, өченчесен... Бөтен авырулар һәм бүлнистә эшләүчеләр шунда җыелдылар.

– Ничек инде ул алай, сез бит авыру, - дип бочылып бөтелерде Төлке апа.
– Көчәнмәгез, сак булыгыз, зинһар, - каркылдады Карга –табиб.
– Бичара Аюыбыз! – кызгандылар аны керпе, куянн, бүреләр...

Бу сүзләрне Аю ишетмәде дип уйлыйсызмы? Әле ничек ишетте! Көче тагы да артты, у-ху-ху.

Өч көн эчендә паркны чистарттылар, хәтта утыргычларны да рәтләп куйдылар. Кемнең хәленнән килде, барысы да булышты.

Ә өч көннән соң Карга-табиб Аюга болай диде:

– Сез бер дә авыру шикелле түгел. Мин сезне бүлнистә тота алмыйм. Уз авыруыгыздан рецептны сез үзегез беләсез. Өегезгә кайта аласыз һәм башка монда әйләнеп кайтмагыз.
– Көтмәгез дә! – каты итеп эйтте Аю.