Елмаю көне (5+)
Әни һәрвакыт әллә нәрсәләр тәкъдим итә. Менә бүген дә "Елмаю көне"үткәрергә тәкъдим ите.
Әнисә өстәп үзенең тәкъдимен кертте:
-Якшы кәеф көне дә булсын!
Әнисе ризалашты, ләкин аңлатты:
-Әгәр кешеләр елмая башласалар, яхшы кәеф урнашачак.
- Ничек урнашачак? - диеп кайтарып сорады Әнисә.
- Ә син биш минут булса да елмаеп кара. Гаҗәпләнсәң дә, күңелеңдә начар кәефкә урын булмаячак.
- Мин тырышып карармын.
Анисә үзенең барлык аюларын, куяннарын һәм курчакларын җыйды да аларга елмаерга кирәклеген һәм шул вакытта аларның кәефләре яхшы булачагын аңлата башлады. Ләкин аюлар, куяннар һәм курчаклар елмаерга теләмәделәр.
- Әнием, безнең берни дә килеп чыкмады, - диде Әнисә, кәефе китеп.
- Ярый, без аны төзәтербез. Үзеңнең иң матур күлмәгеңне, туфлиләреңне ки әле. Без «Гаилә паркысына» йөреп кайтырга барабыз.
- Ура!!! - дип кычкырды Әнисә. - Әни, минем кәефем яхшы, ләкин елмаюга түгел. Димәк, барысы да киресенчә булырга тиеш. Әгәр кәефең якшы икән, син елмаясың, - диеп нәтиҗә ясады ул.
- Кәеф, кызганычка каршы, бик тиз үзгәрергә мөмкин. Бу кәеф белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк, - әйтеп ачыклык кертте әнисе.
-Юк. Минем хәзер кәефем бозылмаячак. Без “Гаилә паркына” барабыз, мин таганнарда, тауларда шуам. Анда кызлар күп. Анда кызык бит !
Әнисә җыена башлады:
-Әни, ә миңа нинди күлмәк кияргә?
-Үзең сайла, - диде әнисе.
- Монысын теләмим, бусы миңа ошамый, бусы бик гади, бусы туры килмәячәк! - диеп Әнисә киемнәрен актарырга кереште. - Әни, минем кияргә киемем юк!
- Ничек инде юк?! Менә бу күлмәк, мәсәлән, сиңа бик килешә, - тәкъдим итте әнисе.
- Юк! - диде Әнисә, кырт кисеп.
- Бәлки бусын, әллә монысынмы? - тәкъдим итә башлады әнисе.
Әнисә елап җибәрде:
- Мин нәрсә киеп барам әни? Минем кияргә киемем юк!
- Кызганыч! Өйдә калырга туры килер, - диеп әйтте әнисе күңелсез генә. - Мондый кәеф белән инде беркая да барасы килми.
- Ә мин паркка барырга телим, телим, телим! - диеп үксеп елый башлады Әнисә.
- Алайса барлык “теләмимнәр" арасыннан күлмәк сайларга туры килер, - әйтеп куйды әнисе.
Әнисә өем-өем күлмәкләр янына килде дә аларның берсенә бармагы белән төртеп күрсәтте:
- Менә монысын киярмен.
Әнисә әнисе белән тукталышта басып торганда, алар янына бер хатын килгәч, әнисе Әнисәгә болай диеп тәкъдим итте:
- Әйдә, бу апага елмаеп карыйк.
Хатын Әнисәгә һәм аның әнисенә текәлеп карады да, аннары елмаеп сорады:
- Без сезнең белән кайдадыр очраштыкмы? Мин сезне хәтерләмим.
- Юк апа, без сезнең белән таныш түгел, беркайчан да очрашканыбыз да юк. Тик бүген “Елмаю көне”, һәм без сезнең елмаюыгызны телибез.
- Рәхмәт. Сез минем кәефемне күтәрдегез. Ә андый бәйрәм бармыни? - диеп гаҗәпләнде хатын.
- Юк, андый бәйрәм юк, ләкин аны безгә, үзебез яратканнар өчен, булдырырга бер кем дә комачауламый бит? – сорауга сорау бирде әнисе бу апага.
- Риза, - диде хатын елмаеп.
Шунда автобус килеп җитте. Әнисә әнисе белән автобуска утырдылар. Бер-ике минуттан алар ишеттеләр:
- Без сезнең белән танышмы ? Мин сезне хәтерләмим.
- Юк, без таныш түгел. Бүген бит “Елмаю көне” һәм мин сезнең елмаюыгызны теләдем, - сөйләгәннәре ишетелде безнең юлдашыбызның тавышы. Ул күршесе, автобус пассажиры белән сөйләшә икән.
- Ай, рәхмәт. Сез минем кәефемне күтәрдегез. Бүген шундый бәйрәммени? Мин андый бәйрәм турында ишеткәнем юк иде, - диде тегесе.
- Мин дә ишетмәдем. Ул әле яңа гына туган, - хатын хәйләкәр генә елмаеп әйтте.
- Мондый бәйрәм яшәргә тиеш, - диеп тәкъдим итте пассажир хатын.
Янәшәдә утыручылар бу сөйләшүне ишеттеләр. Барысы да елмаялар иде. Ә бер кыз, ун яшьләр тирәсе, кинәт торып басып пассажирларга йөзе белән борылды да, бөтен автобуска җырлап җибәрде:
Елмаюдан караңгы көн яктырак,
Елмаюдан күктә Салават күпере уяныр.
Елмаюың белән уртаклаш син,
Ул сиңа ничә тапкыр әйләнеп кайтыр!
Һәм шул вакытта, мөгаен, кинәт болытлар бии башлар,
Скрипкада Чикерткә уйный башлар!
Зәңгәр инештән елга башлангач,
Ә дуслык елмаюдан башланыр.
Әнисә әнисе белән як-якка карасалар, янәшәдә барлык кешеләр елмаялар иде. Тиздән, “Тимер юл вокзалы” тукталышын игълан иттеләр. Пассажирларның яртысы диярлек бу тукталышта төшеп калдылар. Алар барысы да елмаялар, шаяралар һәм көләләр иде.
- Әни, беләсеңме, безнең елмаюлар бүген башка шәһәрләргә дә китеп барачак! - диеп кычкырып пышылдады Әнисә.
Алар тагын өч тукталыш үттеләр. Автобустан чыккач, Әнисә:
- Әйдәле әнием, матур тасмалар сатып алыйк та, үтеп баручыларның кулларына бәйлик, алар елмаерга онытмасыннар өчен.
- Ике куллап "риза". Кемгә тасма бәйләсәк, үзебез дә елмаю волонтёры булырбыз!
- Чур, беренче тасманы минем кулыма бәйлик! - дип кычкырып җибәрде Әнисә.
- Чур, икенчесе минеке! – көлә-көлә яйтте әнисе.
Әнисә әнисе белән тар гына, ачык-сары төстәге, тасмалар сатып алдылар. Алар үтеп баручыларны туктатып:
- Бүген «Елмаю көне", - һәм hәрбер очрашканнарга елмаю волонтерлары булырга тәкъдим иттеләр. Барысы да тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр. Дөрес, кибеткә ленталар алырга шактый тапкыр барырга туры килде аларга.
Өч сәгатьтән автобус белән өйгә кайтвп барганда, алар барлык пассажирларның елмаюларына һәм бүгенге “Елмаю көне" турында фикер алышуларына гаҗәпләнделәр.
Әнисә белән әнисе бүген бик арыдылар, ләкин аларның кәефе бик яхшы иде. Бу көнне аларның кәефләре бозылуы мөмкин түгел иде.
Икенче көнне, телевизорны кабызгач, яңалыкларда, кичә берничә шәһәрдә бәйрәм – «Елмаю көне»узганын ишеттеләр. Елмаю волонтерлары үз шәһәрләре администрацияләренә әлеге бәйрәмне ай саен уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә телиләр.
«Яңалыклар» тапшыруын алып баручылар аларның инициативасы һичшиксез хупланыр дип өметләнүләрен белдерделәр.
Дуслар!
Елмаюлар волонтёры булыгыз! Без күбрәк булса идек. Кешеләр күбрәк елмаячак, димәк, тормыштан, бер - берсе белән аралашудан шатланачак һәм моннан бәхетлерәк булачак.
Димәк, җир йөзендә яхшылык һәм мәхәббәт күбрәк булачак.